Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Шатлык» яшьләр үзәгендә иҗат сезонына йомгак ясау чарасы узды, анда коллектив һәм проектларда катнашучылар җыелды.

Бәйрәм программасында: «Planka Music» продюсерлык үзәге, «Гран-При» вокал эстрада студиясе, «Энергия» бию ансамбле, «Grand Glide» бию мәктәбе, «Чаллы тавышы 2.0» шәһәр яшьләр проекты финалистлары һәм конкурсантлары катнашты.

Биредә «Тынычлык шәһәре» яшьләр проекты финалистларын һәм «Серле сандык» яшьләр милли проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

«Шатлык» яшьләр үзәгенең калган иҗат коллективларына, аларның җитәкчеләре, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Кичә барышында призлар уйнатылды. Барлык тамашачылар да әлеге лотерея уеннарында катнашып, яшьләр үзәгеннән бүләкләр алды.


Җомга, 1 июнь 2018, 10:53