Китап илебез автомобиль төзелешенең иң эре эшлеклеләреннән берсе, 1963–1968 елларда Ленин комсомолы исемендәге завод (АЗЛК) җитәкчесе, 1969–1981 елларда СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары рангында Яр Чаллы шәһәрендә Кама авыр йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсе булдыру белән җитәкчелек итүче – Лев Борисович Васильевның тормыш юлы турында сөйли. Тарихи бәян геройның үзенең һәм якын хезмәттәшләренең хатирәләренә, документларга, архив материалларына корылган.
Китап совет автомобиль сәнәгатенең һәм аның флагманы – КАМАЗ автомобиль
комплексының формалашу һәм үсеш тарихы белән кызыксынучыларга адресланган.
Авторлары: Н.А.Шишкина, И.Н.Яковлева
Чаллы биографияләре сериясе
Яр Чаллы нәшрияты
2009 ел
Вторник, 22 января 2019, 09:47




