Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле кияү һәм кәләш!

Никахлашуны дәүләт теркәве өчен гариза биргәндә Сезгә уңайлы шартлар тудыру максатыннан, никахны теркәү көнен билгеләү һәм никахлашу турында уртак гариза бирү өчен ЗАГС органы кабул итүенә язылуны Интернет аша броньлау, шулай ук теләсә кайсы банк картасын кулланып дәүләт пошлинасы түләү процедурасы эшли. Бу Сезне Саклык банкына барудан, квитанция тутырудан, дәүләт пошлинасы түләү өчен чират торудан азат итә. Картагыз булмаган очракта, сез туганнарыгыз яки танышларыгызның картасыннан файдалана аласыз. Әлеге программа Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында: uslugi.tatar.ru, шулай ук Тантаналар сараеның: www.chelnyzags.ru сайты аша гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталында никахлашуны теркәүгә гариза бирү хезмәте яңартылды. Моннан соң әлеге хезмәт тулысынча электрон рәвештә башкарыла: яңа версия никах теркәү вакытын сайлау, дәүләт пошлинасын түләү, никахлашуга гаризаны тулысынча электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге бирә һәм ЗАГС бүлегенә барып шәхесне раслау һәм гаризаның кәгазьдә язылган нөсхәсен имзалау кирәклеген юкка чыгара. Ләкин бу очракта, хезмәттән файдаланучы гади электрон имза булдырырга тиеш.

Гади электрон имзаны исә өеңнән чыкмыйча да алырга мөмкин. Аның өчен Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре gosuslugi.ru бердәм порталында теркәлеп, соралган мәгълүматларны (фамилия, исем, атасының исеме, паспорт һәм СНИЛС мәгълүматлары) тутырырга һәм кертелгән мәгълүматларның ФМС һәм ПФР мәгълүмат базалары буенча автоматик тикшерү үтүен көтәргә кирәк. Кагыйдә буларак, барлык теркәлү процедурасы 20 минуттан да күп вакытны алмый. Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталыннан алынган логин һәм пароль гади электрон имза булып саналачак.

Гариза бирү өчен кияүгә яки кәләшкә Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталыннан алынган логин һәм пароль ярдәмендә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация узарга һәм гаризаның үзенә караган өлешен тутырырга кирәк. Шуннан соң гариза өстәмә кертү өчен икенче гариза бирүченең Шәхси кабинетына җибәрелә. Никахлашуның вакытын һәм гаризадагы мәгълүматларны, шулай ук дәүләт пошлинасы түләвен икесе бергә раслаганнан соң, гариза ЗАГСның тиешле бүлегенә юллана. Гаризага җавап Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында кияү белән кәләшнең Шәхси кабинетларына киләсе эш көне дәвамында биреләчәк. Үзегезне кызыксындырган барлык сораулар буенча Сез 32-28-99 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Понедельник, 28 ноября 2022, 08:31