Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рәисә Газизуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова тапшырды.

Рәисә Газизуллина Минзәлә районы Дәвек авылында туа. Ул урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Оренбург өлкәсенә күчеп китә, шунда лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыер савучы булып хезмәт куя. 1983 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Берүзе биш бала тәрбияләп үстерә, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 15:18