Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген чаллылылар Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Беренче май йөреше Тынычлык проспектында Җиңү паркыннан башланды. Анда профсоюзлар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнаша.

Трибуна артыннан бәйрәмдә катнашучыларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады. "Бүген 79нчы елларда бирегә килеп, Кама ярларында кыска гына тарихи вакыт аралыгында ак ташлы кала һәм йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң эре "КАМАЗ" заводы төзегән беренче төзүчеләребезгә рәхмәт әйтәсе килә. Без КАМАЗ ударниклары, Кама ярларында эшләгән өлкән буын вәкилләре белән горурланабыз, бу чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы. Аларның батырлыгы республикабыз, илебез һәм шәһәр тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар бүгенге имин, тыныч күк йөзе белән киләчәк буынны шатландыру өчен барысын да эшләделәр. Чаллы шәһәре бүген аягында ышанычлы басып тора. Быел бездә алты яңа балалар бакчасы һәм тагын бер мәктәп барлыкка киләчәк. Без Тынычлык һәм Яр Чаллы проспектын төзекләндерәчәкбез, башка бик күп проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез", - диде ул, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының чәчәк атуында нәтиҗәле хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән чаллылыларны Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова котлады. "Беренче Май чын-чынлап язгы кәеф алып килә. Яр Чаллы елдан-ел матурлана һәм уңайлырак була бара. Икътисад, социаль өлкә үсә. Бу-уртак эш, сезнең һәрберегезнең хезмәт нәтиҗәсе", - дип мөрәҗәгать итте ул.

Шәһәрдәшләребезгә котлау сүзләре белән «КАМАЗ» ААҖ автомобиль заводы инженеры Андрей Агафонов мөрәҗәгать итте. "Бүген автогигантның һәр өченче хезмәткәре яшь белгеч булып тора. Барлык яшь хезмәткәрләр исеменнән шуны әйтәсем килә: «КАМАЗ»да эшләвебез белән горурланабыз, автогигантның 50 еллыгын ветераннарыбыз, беренче башлап йөрүчеләр, остазларыбыз, сезнең белән бергә каршы алабыз", – диде ул.

Беренче май йөрешеннән соң, чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын берничә мәйданчыкта бай бәйрәм программалары көтте.


Чәршәмбе, 1 май 2019, 10:50