Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе Яр Чаллы җирле бүлеге XXXIV конференциясенең беренче этабы узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе шәһәр Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары катнашты. Конференция рәисе итеп партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Наил Мәһдиевне, «Бердәм Россия» башкарма комитеты җитәкчесе секретаре Елена Шуралеваны сайладылар.

Наил Мәһдиев алдан тавыш бирүгә нәтиҗә ясады, аларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте: «16 дебатта 63 кандидат катнашты. Без күп күренекле кешеләрне күрдек, моны сайлаучылар да күрә алды, чөнки барлык дебатлар турыдан-туры эфирда трансляцияләнде. Сайлаучылар белән дистәләгән очрашу узды. Урам пикетлары оештырылды. Дебатларда һәм очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләр безнең кандидатлар тарафыннан да эшкә алыначагына, партия программасында чагылыш табачагына шикләнмим. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә ирешү өчен хәзер үк эшли башларга кирәк», - дип ассызыклады ул.

«Эссен Продакш АГ» генераль директоры Леонид Барышев, "Сергей Павлович Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты Халык предприятиесе" генераль директоры Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутатлары Марсель Мингалимов, Роман Мугерман, Олег Николаев һәм «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Владимир Чагин шәһәр һәм республика үсешенең төп мәсьәләләрен хәл итү юлларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Чыгыш ясаучыларның төп темалары: квалификацияле кадрларга кытлык проблемасын хәл итү, квартал эчендәге юлларны ремонтлау, социаль әһәмиятле биналарны реконструкцияләү.

Милли проектларны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән шәһәр Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе, мэр урынбасары Флера Андреева чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, милли проектларның барлык этапларын гамәлгә ашыру максатлары, барышы һәм нәтиҗәләре турында халыкка киң мәгълүмат бирүне тәэмин итү мөһим. Хәзер автокалада яшәүче һәр кеше реаль вакыт режимында аларның үтәлешен карый алачак: махсус кушымта шәһәр хакимияте сайтында барлыкка киләчәк. Милли проектлар спорт һәм социаль объектлар төзү, юллар, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка күп кенә өлкәләргә кагыла. Моннан тыш, конференциядә Казанда узачак партиянең ХХХ региональ съездына делегатлар сайланды. 16 делегат билгеләнде.«Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе XXXIV конференциясенең икенче этабы октябрьдә узачак, анда сайлау кампаниясенә йомгак ясалачак.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 13:23