Мы в социальных сетях

Ел саен Яр Чаллыда Сабан туе көнне шәһәр ипподромында йөзләгән ат чабышын яратучылар җыела. Бу ярышлар борынгы заманнардан бирле халык бәйрәменең алыштыргысыз атрибуты булып тора.

Бүген чараны карарга Россия Федерациясе Финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин, Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде.

Ярышларга Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә жайдаклар җыелды. Атта төрле фигуралар күрсәтүчеләр ярышында "Мастак" кушаматлы айгыр һәм җайдагы Вадим Ермоленко иң яхшылар дип табылды.

Алга таба Татарстан Республикасы премьер-министры призларына 1800 метр дистанциядә чабыш булды. Анда "Фламинго" кушаматлы ике яшьлек айгыр һәм аның хуҗасы Альберт Хафизов  җиңү яулады.

2000 метрга чабышта Яр Чаллы шәһәре мэры призына "Лемон Стайк" кушаматлы ат һәм җайдак Илназ Тукаев җиңүче булды.

"КАМАЗ" ААҖнең 50 еллыгы призына узышта беренче урынга "Айташ" кушаматлы айгыр һәм җайдагы Марс Закиров лаек дип табылды.

Дөяләрдә көлкеле чабышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Барлыгы 15 узыш булды.

Теләге булганнар традицион бәйрәм ярышларында катнаштылар.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 15:06