Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Боровецк бульварындагы Дан һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар.

Хәтер һәм матәм көненә багышланган чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев, Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, оешма җитәкчеләре, педагоглар, укучылар, «Орион» яшьләр үзәгенең иҗтимагый оешмалары яшьләре, шәһәр халкы катнашты.

Чаллылылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алып, күккә ак шарлар очырдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Җиңү паркында да шундый ук чара оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районы хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, белем бирү учреждениеләре укучылары һәм В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары катнашты. 

Мәктәп яны лагерьларыннан йөздән артык бала һәм Үзәк районның ветераннар советы активистлары "Ватан – ана" мемориаль комплексының "мәңгелек уты"на чәчәкләр салдылар, «Хәтер шәмнәре» кабыздылар, 1 нче пост штабында булдылар. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае патриотик тәрбия үзәге хезмәткәрләре мемориаль комплекс буенча экскурсия үткәрделәр.

Җомга, 21 июнь 2019, 14:14