Мы в социальных сетях

16 марттан "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башлана. Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотик һәм психотроп матдәләрне саклау, җитештерү һәм сату белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга һәм булдырмауга, наркотик һәм психотроп матдәләр керү каналларын ябуга юнәлдерелгән оператив-профилактик чаралар планлаштырылган. Шулай ук балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итүче затлар да җинаять җаваплылыгына тартылачак. Моннан тыш, наркотик матдәләрне пропагандалау очраклары да ачыкланачак.

Мәгариф учреждениеләре белән берлектә балалар һәм яшүсмерләрнең ял итү урыннарында наркотик  һәм психотроп матдәләр куллануның зыяны, шулай ук аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык турында аңлату эшләре алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның ике аенда Чаллы полициясе наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 317 җинаятьне ачыклаган. 42 килограммнан артык наркотиклы матдә кулланылыштан алынган. Җинаятьләрнең кайберсе әлеге проблемага битараф булмаган чаллылылардан килгән мәгълүмат буенча ачыкланган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бердәм ышаныч телефоны (843) 291-20-02. Яр Чаллыда наркотикларны контрольдә тоту бүлеге телефоны (8552) 37-91-52.

Сишәмбе, 10 март 2020, 10:11