Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

67 нче мәктәптә ТАССРның 100 еллыгына һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Чара "Һәрвакыт кояш булсын" дигән инвалид балалар фестиваленең район туры кысаларында узды, анда Үзәк районы территориясендә урнашкан биш коррекция учреждениесеннән 79 бала катнашты (67, 88, 89 нчы мәктәпләр һәм 76, 81 нче балалар бакчаларыннан).

Күргәзмәдә агачтан, катлаулы камырдан, табигый материалдан, тукымалардан ясалган эшләр, шулай ук пластилиннан картиналар, рәсемнәр тәкъдим ителде. Конкурсантларның иҗатын компетентлы жюри бәяләде, аның составына "ДЮЦ-14", "13 нче балалар сәнгать мәктәбе", "Яшүсмер" үзәге һәм 4 нче балалар экология-биология үзәге, 6 нчы "ДА-ДА" балалар сәнгать мәктәбе педагоглары керде.

30 ноябрьдә балаларны район турының икенче этабы - үзешчән сәнгать смотры көтә, ул дистанцион рәвештә (читтән торып) түбәндәге номинацияләр буенча узачак: вокал, нәфис сүз, хореография, музыка уен коралларында уйнау, оригиналь жанр.

Чәршәмбе, 25 ноябрь 2020, 08:20