Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Нурлыбанат Хаматхан кызы Ибатова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Нурлыбанат Хаматхан кызы Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли.

1950 елда Нурлыбанат Хаматхан кызы гаилә кора һәм шул ук районның Иске Арыш авылына күченә. Анда лаеклы ялга чыкканчы урман хуҗалыгында, колхозда эшли. 2017 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Ветеран 6 бала тәрбияләп үстергән, 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөглетдин Нуретдин улы Нуретдинов та 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Калинин районы Усы авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Актаныш районы совхозында эшли.

1961 елда Миңнебисал Гарифулла кызы Лотфуллинага өйләнә һәм гаиләсе белән Пермь краеның  Березники авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мөглетдин Нуретдин улы Шахтспецстрой предприятиесендә эшли, БАМ төзелешендә катнаша. 2016 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Тормыш иптәше белән 2 бала үстергәннәр, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Мөглетдин Нуретдин улы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Фәния Пронкина котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар 2021, 15:36