Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының «Творческое многоцветие»  башкару осталыгы шәһәр фестиваленең Гала-концерты булды. Быел фестиваль программасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Өстәмә белем бирү учреждениеләренең 100дән артык мөгаллиме сәхнәгә солистлар һәм ансамбль артистлары сыйфатында чыкты. Концерт программасы төрле стильләр, жанр һәм юнәлеш әсәрләреннән төзелгән.

Татарстанның бай мәдәни мирасы татар композиторлары музыкасы һәм татар халык фольклорының якты үрнәкләре белән тәкъдим ителде. Матур традиция буенча әлеге фестиваль рәссамнарны, хореографларны, музыкантларны берләштерде, яңа исемнәр белән таныштырды.

Орган залы фойесында шәһәр мәктәпләренең сәнгать бүлекләре укытучылары кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Җомга, 12 февраль 2021, 15:34