Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы булды. Бу бүләкне гамәлгә куючылар – Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең филиалы – «Мәйдан» журналы редакциясе. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, «Чаллы икмәге» компаниясе генераль директоры Рафаэль Юнысов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллин, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан һәм Башкортстаннан бизнесмен-иганәчеләр, Казан, Уфа, Яр Чаллы шәһәрләреннән танылган язучылар, укытучылар, китапханәчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Быел премия 2020 елда «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына бирелә. Лауреатларга акчалата премия белән бергә лауреат дипломы һәм Илдар Юзеев медале тапшырылды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин шушы ук чарада Татарстанның халык артисты Булат Салаховка Туфан Миңнуллин премиясе дипломы һәм әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Шәриповка Җамал Вәлиди премиясе дипломы тапшырылды.

Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәйдан» журналы премиясе лауреатлары: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрь Данис Хәйруллин, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган прозаик, «Тулпар» журналы бүлек мөдире Дилбәр Булатова, прозаик, драматург, күп телевизион сценарийлар авторы Айгөл Әхмәтгалиева.

Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия шуның белән үзенчәлекле: әлеге премиянең дипломы һәм медале озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыруга булышлык итүче милли җанлы эшмәкәрләргә, бизнесменнарга бирелә. Мондый премиянең беренче лауреаты «Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры, милләтпәрвәр Рафаэль Юнысов булды.

Моннан тыш, шәһәр кунаклары өчен 2 нче гимназиягә экскурсия оештырылды. Аларга түгәрәкләр уза торган бүлмәләрне, спортзал һәм мәктәп театрын күрсәттеләр.

«Укытучылар белән очрашу, аларның балалар белән ничек эшләүләрен күрү минем өчен бик әйбәт булды. Менә бу үзешчән театр балаларның сәләтен үстерүгә әһәмиятле өлеш кертә. Аларның эш тәҗрибәсен республика мәктәпләренә күрсәтергә кирәк», –дип билгеләп үттеТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Сишәмбе, 30 март 2021, 17:11