Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / обычная версия

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Осипова Александра Аркадьевна  95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. 

Александра Аркадьевна Нурлат районы Вишневая Поляна авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. Сугыштан соң Нурлат тимер юл станциясендә хезмәт куя.

1950 елда тормыш корып, гаиләсе белән Түбән Камага күчеп китә һәм лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер булып эшли. 2002 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Александра Аркадьевна 3 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Александра Аркадьевна РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Юбилярны шулай ук Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, «Ремжилстрой» ИК җитәкчесе Сергей Заря, ТИҮ рәисе Людмила Маликова тәбрик иттеләр. 

Сишәмбе, 30 март 2021, 17:57