Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2021 елның гыйнвар-март айларында төбәк башкалалары мэрлары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рейтинг буенча 8 нче урынны алды.

Исегезгә төшерик, мәгълүмат коммуникацияләре үзәгенең объектлары – Россиядәге 88 шәһәр мэрлары. Алар исәбенә РФ ның барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре, шулай ук биш эре финанс-икътисадый үзәк: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти керә. Үз административ үзәкләре булмау сәбәпле, рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 08:11