Екатеринбург шәһәрендә пауэрлифтинг һәм башка спорт төрләре буенча «Русская весна-V» Европа Кубогы узды. Ярышларда 991 спортчы катнашты. Яр Чаллы шәһәре командасын 9 инвалид спортчы тәкъдим итте: Николай Бердников, Сергей Круглов, Фәнис Нуретдинов, Ришат Фазуллин, Гөлчәчәк Әһлиуллина (беренче рәттәге спортчылар); Альберт Моор, Гөлназ Гыйльметдинова, Августа Беляева, Рафик Ибраһимов (икенче рәттәге спортчылар).
Команда копилкасына 17 алтын һәм 1 көмеш медаль керде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 апрель 2021, 11:01