Мы в социальных сетях

Православие динендәге хөрмәтле чаллылылар!  

Сезне чын күңелдән Нурлы Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Изге Пасха - православие дөньясында шатлыклы һәм көтеп алынган олы бәйрәм, ул кешеләрнең йөрәкләрен игелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре белән баета. 

Ул кешеләрне изге гамәлләр кылырга өнди, мәңгелек әхлакый кыйммәтләр турында исебезгә төшерә, һәр кешенең һәм теләсә кайсы заманча җәмгыятьнең тормышын мәгънәле иткән рухи байлыгыбызга, рухи-әхлакый сафлыкка кайтара.

Бу якшәмбе көне Сезгә язгы кәеф һәм иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк итсен. Бәйрәм ризыкларының хуш исе таралган йортларыгызда җылылык, мәхәббәт һәм татулык, тынычлык хөкем сөрсен. Чиста зәңгәр күк һәм якты язгы кояш күңелләргә оптимизм китерсен һәм йөрәкләрне иң яхшы киләчәккә ышаныч белән тулыландырсын. Баш өстендәге чиста, зәңгәр күк йөзе һәм якты язгы кояш күңелләргә оптимизм өстәсен һәм йөрәкләрне киләчәккә ышаныч белән тулыландырсын.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, изгелек, гармония һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!Якты Христос якшәмбесе белән тәбрик итәм!

Н.Г. Мәһдиев

                                                                               Яр Чаллы шәһәре мэры


Шимбә, 1 май 2021, 15:57