Мы в социальных сетях

Чаллы гаиләләре сәламәтлекләре буенча үзләре турында мөстәкыйль кайгыртырга һәм үз хокукларын якларга сәләтле булмаган ялгыз әби яки бабайны гаиләгә тәрбиягә алырга мөмкин. «Демография» милли проекты кысаларында Татарстанда 2017 ел башыннан бирле «Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу» проекты эшчәнлеген алып бара. Проект ялгыз, эшкә сәләтле өлкән яшьтәге гражданнар, яше буенча пенсия алучы, стационар учреждениеләрдә яшәүче, яисә ялгыз яшәүче һәм стационар хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгы билгеләнгән гражданнар өчен исәпләнгән.

Социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина матбугат конференциясендә ялгыз кешеләрне тәрбиягә алу шартларын сөйләде.

"Иң беренче шарт – туганнар булырга тиеш түгел. Икенчесе - гаилә, һичшиксез, торак белән тәэмин ителергә тиеш, һәр кешегә 15 кв. метрдан да ким булмаска тиеш. Өченче шарт - гаиләнең тәэмин ителеше, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Хәзерге вакытта эшкә яраклы гражданнар өчен ул 10 622 сум тәшкил итә", - дип искәртте Ирина Скрябина.

Моннан тыш, кабул итүче гаилә әгъзалары сәламәт булырга, онкологик авырулары, хроник алкоголизм, наркомания, токсикомания, кискен йогышлы авырулар, туберкулезның актив рәвешләре, авыр психик бозылулар, венерик авырулар, түләнмәгән яки бетмәгән хөкем ителгәнлеге булмаска тиеш.

"Бу яхшы, тәртипле, өлкән кеше турында кайгыртуны үз өстенә алырдай гаилә булырга тиеш. Әлбәттә, гаиләнең барлык әгъзалары да өйдә өлкән яшьтәге кешенең барлыкка килүе белән килешергә тиеш. Безнең шәһәрдә өлкән яшьтәге гражданнарның тормышларын бизәргә теләгән һәм моның өчен бөтен көчен куярдай кешеләр табылса, без бик шат булачакбыз. Бездә тәрбиягә өлкән кешене алган гаилә булдырылган иде, алар аңлы рәвештә өлкән кешене эзләделәр, чөнки аларның әби-бабайларның кайгыртуына мохтаҗ балалары бар иде. Узган ел алар Казанга күченделәр", - дип билгеләп үтте Ирина Скрябина.

Дәүләт, үз чиратында, өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягәалган гаиләләргә ай саен акчалата ярдәм күрсәтә.

Әгәр өлкән кешенең инвалидлыгы юк икән яисә аның өченче группа инвалидлык булса, бу гаиләгә ай саен 4 000 сум түләнә, әгәр гаиләдә II группа инвалид граждан яшәсә - 6 000 сум, I группа инвалид булган очракта түләүләр 8 000 сум тәшкил итә.

Өлкән яшьтәге һәм ялгыз гражданнарны игътибар һәм кайгыртучанлык белән тәрбияләргә теләүчеләр «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Дүшәмбе, 26 июль 2021, 10:23