Мы в социальных сетях

Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Барлыгы 17 кеше бүләкләнде.

Дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырдылар.

Нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге югары шәхси казанышлары өчен 2 нче шәһәр балалар поликлиникасы баш табибы Светлана Бушмакина «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәт эшчәнлеге өчен 5 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насртдинов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сәламәтлек саклау системасындагы югары һөнәри осталыклары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 4 нче шәһәр поликлиникасының медицина буенча баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина һәм 2 нче шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенең өлкән акушеркасы Люция Мортазина «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән тармак билгесе белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүләре өчен Кама балалар медицина үзәгенең өлкән шәфкать туташы Елена Коноваленко, сугыш ветераннары госпиталенең дәвалау физкультурасы буенча инструктор-методисты Ландыш Мөбарәкова, йогышлы авырулар хастаханәсе биологы Румия Сәгытдинова, 2 нче шәһәр балалар поликлиникасының участок шәфкать туташы Сабира Сафина Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы табиб-педиатры Венера Зиннәтуллина, Әхмәрова исемендәге 4 нче шәһәр балалар поликлиникасы фельдшеры Татьяна Отюбрина, 5 нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе акушеркасы Гөлфия Сорокина Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә өлеш кертүе өчен сугыш ветераннары госпитале медицина реабилитациясе бүлегенең табиб-неврологы Лариса Крылова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 30 март 2022, 17:49