Мы в социальных сетях

Бүген иртән Яр Чаллыга Мариуполь шәһәреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнар килде. Алар 297 кеше.

Казаннан алар 8 автобус белән килеп җиттеләр. Аларны медиклар, социаль хезмәткәрләр, ГТХМ хезмәткәрләре озата килде.

Күченергә мәҗбүр булганнар вакытлыча урнашуның ике пунктында – «Жемчужина» шифаханәсендә һәм КАМАЗЖилбыт кунакханәсендә урнашты. Номерларда беренче чиратта кирәк-яраклар (шәхси гигиена, көнкүреш химиясе) бар, туклану оештырылган.

Барлык килүчеләр көненә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Кием-салым һәм шәхси гигиена кирәк-яракларына кытлык юк.

Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү өчен рәсми исәп-хисап счеты ачылды:

ИНН: 1650305925

КПП: 165001001

р.сч 40703810000000000196

к.сч 301018106220029205933

"АКИБАНК" ААҖ

БИК 049205933

Түләү билгеләмәсе: ирекле взнос: Украинадан мәҗбүри күченүчеләргә матди ярдәм, НДС салымсыз.

Шимбә, 2 апрель 2022, 11:59