Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта капиталь ремонтның үтәлеше 44,1% тәшкил итә.
Шәһәрдә капиталь ремонт 2005 елдан бирле үткәрелә. 14 ел эчендә капиталь ремонт программасын финанслау структурасы шактый үзгәргән.
2008 елдан 2021 елга кадәр финанслау күләме 16 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, 2 331 күп фатирлы йортта капиталь ремонт ясалган.
«Программаны тормышка ашыруның беренче елларында акчаларның шактый өлеше Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан бүлеп бирелгән булса, бүгенге көндә милекчеләр белән беррәттән, капиталь ремонт бюджетының яртысын муниципаль һәм республика бюджетлары тәэмин итә», - дип билгеләп үтте Илья Зуев.
Быел 1 382,2 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарыла, шуларның 1 297,5 млн сумы гомумтөзелеш эшләре һәм инженерлык системаларын алмаштыру эшләре өчен тотыла. Шулай итеп, бу суммага 55 йортның фасадын ремонтлау һәм җылыту, 45 йортның түбәсен ремонтлау, 100 йортның су белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын алыштыру, 28 йортның җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру, 34 йортта су чыгаруны тәэмин итү челтәрләрен алыштыру, 8 йортның электр белән тәэмин итү инженерлык системаларын ремонтлау, 1 йортта керү юлларын ремонтлау башкарылачак.
Фасадларны ремонтлаганда, кырый стеналарны җылыту буенча эшләр башкарыла, бу җылылык бирү сезонында энергия ресурсларын куллануны киметергә мөмкинлек бирә. Фасадны буяганда төс сайлауга аерым басым ясала. Һәр эскиз проекты проект оешмасы тарафыннан эшләнелә һәм шәһәрнең баш архитекторы тарафыннан килештерелә.
Эшләрне башкару вакытларының һәм технологияләренең үтәлешен контрольдә тотуны Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе тәэмин итә. Бозулар ачыкланган очракта, җитешсезлекне тулысынча бетергәнчегә кадәр объектта эш туктатыла.
«Капиталь ремонт программасы Башкарма комитет тарафыннан аерым контроль астында. Идарәче компанияләр, подрядчы оешмалар җитәкчеләре, төзелеш контроле, дәүләт торак инспекциясе вәкилләре катнашында атна саен киңәшмәләр үткәрелә. Елдан-ел капиталь ремонтка куелган таләпләр арта бара. Шәһәр халкының тормыш сыйфаты безнең эшнең сыйфатына бәйле. Шуңа күрә безгә билгеләнгән планнарга ирешү өчен күп көч куярга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 28 июнь 2022, 08:51