Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналы озату «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Казанга 14 офицер җибәрелде. Чарага килүчеләргә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте: "Бүген һәрберебез борчылу һәм дулкынлану хисе белән егетләребезне Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путин боерыгы нигезендә өлешчә мобилизацияләү кысаларында махсус хәрби операциягә җибәрәбез. Илебез тарихында төрле вакытлар булды, вакыт безне сайлады дип әйтергә мөмкин. Вакыт Ватан кебек үк сайланмый. Башка Ватаныбыз юк. Биредә без балалар тәрбиялибез, ата-бабаларыбыз истәлеген саклыйбыз. Без тарихыбызны хәтерлибез, Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк Кавказда, башка кайнар нокталарда Чаллы егетләре фидакарьлек һәм батырлык белән алларына куелган бурычларын үтәде, хәзер дә шулай булачак. Сезгә бер нәсыйхәт, исән-имин әйләнеп кайту. Һәрберегез безнең өчен кадерле һәм без сезне монда көтеп калабыз. Сезгә ышанабыз, сезнең белән горурланабыз".

Мэр Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәр җитәкчелеге Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча үз өстенә йөкләмә ала. Октябрь башыннан балалар бакчаларына йөрү, мәктәпләрдә туклану андый гаиләләр өчен бушлай тормышка ашырыла. Моннан тыш, коммерция секцияләренә йөрүче балалар өчен түгәрәкләр дә бушлай булды.

Шимбә, 22 октябрь 2022, 07:46