Мы в социальных сетях

Ял көне ярминкәләрендә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясен чаллылылар бик теләп сатып ала. 22 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә дәвам иттеләр.

10 муниципаль районнан 36 млн сумга 1200 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллылылар анда бик теләп сыер, дуңгыз ите, кош-корт ите, ак май, көнбагыш мае, сөт һәм сөт продукциясен; йомырка, балык (карп, карасу), җиләк-җимеш продукциясе һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алды. Ярминкә мәйданнарын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин карап йөрделәр.
Киләсе ярминкәләр 29 октябрьдә расланган мәйданнарда узачак.
Шимбә, 22 октябрь 2022, 12:34