Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев бу атна ахырына кискен йогышлы авырулар белән чирләүчеләр саны артырга мөмкин дип кисәтте. Ул моны һава торышының җылынуына бәйле булуы белән аңлатты. 

"Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыкланса да, яхшырмады, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. –  Без моны булдырмас өчен күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый алабыз.Барлык таләпләрне үтәгез!".

Сүз уңаеннан, пандемия башланганнан бирле Чаллыда лабораториядә расланган 28 969 яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган.  Шәһәрдә авыру дәрәҗәсе республика күрсәткеченнән 7 процентка артык. 100 мең кешегә 5499 авыру туры килә. 

Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 10:33