Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаеклы» тантаналы чара узды. Кунаклар алдында «Каскад» хәрби-патриотик бүлекчәсе кадетлары чыгыш ясады. Бульварда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе узды. Георгий тасмаларын ветераннарга, шәһәр халкына һәм кунакларына тапшырдылар.

Чарада шулай ук мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, студентлар, кадетлар һәм укучылар, чаллылылар һәм кунаклар катнашты. Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды, Дан һәйкәленә чәчәкләр салды.

Сишәмбе, 7 май 2024, 13:24