Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Күршеләр булып торган авылларда татар, рус, я чуаш бер-берсенә хөрмәт белән иптәш, товарищ, я юлдаш, дип эндәшәләр…»

Республикада барган «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Асылташ» приютының 6 нчы төркемендә тәрбияләнүчеләр белән «Күпмилләтле Татарстан Республикасы» дигән дәрес үткәрелде. Аның максаты – туган як хакында, Татарстанда яшәүче төрле милләт һәм дин халыкларының бер-берсенә ихтирамлы, изге мөнәсәбәтләре турындагы белемнәрне арттыру һәм тирәнәйтү.

Дәрес барышында кызлар республика символикасын: флагын һәм гербын карадылар, дус-тату яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте, кайбер традицияләре һәм милли костюмнары белән таныштылар. Шулай ук республикадагы төрле халыкларның фольклоры һәм халык уеннары – «Займи место - Буш урын» - татар, «Иголка, нитка, узелок – Энә, җеп, төен» - чуаш, «Карусель» мордва уеннары белән таныштылар.

Приютта тәрбияләнүчеләр дәрес ахырында үз рәсемнәреннән һәм фотоматериаллардан «Күпмилләтле Татарстан Республикасы» дип аталган плакат ясап куйдылар.

Әлеге чараның бурычлары һәм максатлары үтәлде, кызлар белемнәрен арттырдылар, төрле халыкларның милли костюмнарын буядылар, матур традицияләр һәм гаҗәеп күңелле милли уен дөньясына чумдылар.





Понедельник, 28 ноября 2016, 13:12