Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

       «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта бөек татар шагыйренең 130 еллыгына багышланган «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрелде.

       Балалар рәхәтләнеп Г.Тукайның иҗаты белән таныштылар. Бу аларга иҗатның төрле төрендә үзләрен күрсәтү, яшьтәшләре белән уртак тел табу, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.

       Балалар өчен уңайлы формада, фотосурәтләр, татар шагыйренең истәлекләре һәм әсәрләре ярдәмендә балалар шагыйрьнең балачагы һәм үсмер еллары, биографиясе һәм иҗат юлының төп этаплары белән таныштылар.

       Балалар зур канәгатьләнү белән «Су анасы», «Шүрәле», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сөйләделәр. Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы булды. Иң яхшы рәсем ясаучы истәлекле приз алды.

         Бу чарада балалар белән берлектә стенд ясалды һәм «Тукай мәңгегә безнең белән» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.





Пятница, 13 мая 2016, 11:19