Мы в социальных сетях

Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, күчеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен кирәкле документлар исемлеге

1. Уставтагы форма буенча гаиләнең балигъ булган барлык әгъзалары имзалаган гариза.

2. Гариза бирүче һәм аның барлык гаилә әгъзаларының паспорт күчермәләре (барлык битләр)

3. Гариза бирүче гражданның гаилә составы турындагы документ күчермәләре (туу турында таныклык, язылышу турында таныклык, уллыкка (кызлыкка) бала алу турында карар, гаилә әгъзасы итеп тану турында суд карары һәм башка шундый документлар)

4. Опека һәм попечительлек органнарыннан опекун итеп билгеләү турында белешмә, юридик хокукы булмаган граждан исеменнән эш итүче опекунны исәпкә алу турында гаризага кул куелган очракта.

5. Йорт кенәгәсеннән өземтә, яшәү урыныннан белешмә (соңгы 5 ел өчен)

6. Техник паспорт күчермәсе (шәхси йортлар өчен)

7. Торактан файдалану хокукын раслаучы документ күчермәләре (ордер, килешү, торак бирелү турында карар һәм башка төрле документлар)

8. Шәһәрнең Техник инвентаризация бюросыннан (ГЭС пос., Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт (4/2/1); тел. 71-41-51) гаилә әгъзаларының даими яшәү урыныннан милекләрендә торак булу-булмау турында белешмә (юридик хокуклы һәр гаилә әгъзасы тарафыннан бирелә)

9. Пенсия иминиятләштерү таныклыгы, ИНН

10. Пенсия таныклыгы күчермәсе

11. Инвалидлык турында белешмә күчермәсе

12. ЧАЭСта катнашучы яки күчеп китәргә мәҗбүр булганнарның таныклык күчермәсе.

Четверг, 16 мая 2024, 16:22