Мы в социальных сетях

Казан Федераль университетының Яр Чаллы институты икенче ел рәттән шәһәр халкы өчен уникаль чара оештыра, анда институт галимнәренең шәхси проектлары һәм уку йортының мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Быел әлеге вакыйгага «КАМАЗ-мастер» командасы да кушылды. Спортчылар үзләренең дөнья ярышларында откан кубокларын күрсәттеләр.

Кичке программа КФУның Инжиниринг үзәге каршында башланып китте. Укучылар, аларның әти-әниләре, «Балалар университеты»нда катнашучылар әлеге мөһим вакыйганың шаһитләре булдылар. Ачылу тантанасында Казан Федераль университетының Яр Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе  Владимир Чагин чыгыш ясады. 

Оештыручылар тантананың ачылу форматын үзенчәлекле итеп әзерләгән. Традицион кызыл тасма кисү урынына мәртәбәле кунакларга капкага туп кертергә тәкъдим ителде. Шулай «Фән төне – 2018» чарасы ачылып китте.

Тамашачылар төрле этапларда катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары арасында фәнни крио-шоу, мобиль планетарий һәм «Кванториум» технопаркы зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, техник юнәлештәге проектлар, химик тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Моның өстенә Рәссам-роботтан үзеңнең  портретыңны ясату һәм махсус виртуаль күзлек аша яңа «КАМАЗ»ны күрү мөмкинлеге бар иде.

Гуманитар юнәлештәге тәҗрибәләр дә бик кызыклы булды.  Бу юнәлештә тамашачыларга дәү газета әзерләү, чит илнең чәй традицияләре белән танышу, иероглифлар белән язып карау, гаилә гербын уйлап табу, үз кулларың белән оригами ясау, криминалистик экспертизада катнашу һәм башка ярышлар тәкъдим ителде. 

Фән төне тәҗрибәләре Казан Федераль университетының Яр Чаллы институты коллективы әзерләгән бәйрәм программасы белән төгәлләнде. 

Шимбә, 16 июнь 2018, 16:33