Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 июльдән 5 августка кадәр Красноярск краенда «Бирюса – 2018» Инициативалы яшьләр территориясе» Халыкара яшьләр форумы узачак. Ул түбәндәге тематик сменалардан тора: яшь профессионаллар, җәмгыять, «Кышкы универсиада - 2019» волонтерлары.

Форумның максаты: яшьләр инициативалары үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, яшьләр командаларын, оешма һәм берләшмәләрен формалаштыру һәм аларны үстерү.

Белем бирү программасында катнашуга 18 дән 30 яшькә кадәр булган яшьләр хәрәкәте лидерлары, яшьләр проектлары менеджерлары, проект һәм тикшеренү төркеме вәкилләре, һөнәри берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чакырыла.

Форумга теркәү автоматлаштырылган «Россия яшьләре» мәгълүмати системасында ais.fadm.gov.ru. электрон почтасы аша башкарыла.

Тулырак мәгълүмат Форумның рәсми сайтында http://timbiryusa.ru күрсәтелгән.

Дүшәмбе, 18 июнь 2018, 16:15