Мы в социальных сетях

Чулман проспектында урнашкан “Кызыл тау” мәдәният үзәге территориясендә  “Яр буе җире -2018” җир һәм уңдырышлылык бәйрәме оештырыла. Ул 15 июль көнне 16:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Чарада интерактив мәдәни күңел ачу программалары планлаштырылган: “Әкияти төсләр”, “Җирнең барлыкка килүе” танып белү һәм белем бирүгә юнәлтелгән мобиль планетарий, “Үсемлекләр дөньясы” фотозонасы һәм башкалар.

Бәйрәм кунакларын чыршы балы белән чәй эчерәчәкләр.  Сәнгать сөючеләр өчен бушлай  мастер-класслар белән һөнәрчеләр ярминкәсе уздырыла.

Чараның күңел ачу өлешендә фольклор уеннар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы әзерләнгән.

Пәнҗешәмбе, 12 июль 2018, 10:23