Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең автомобиль юллары предприятиесе кирәкле ягулык һәм бозлавыкка каршы материаллар запасы әзерләгән. Транспорт инфраструктурасын кышка әзерләү турында «эшлекле дүшәмбе» дә Илья Зуев сөйләде. Чаллыда кар чистарту техникасына сезонлы хезмәт күрсәтү җиһазларын ремонтлау буенча эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта юлларны һәм магистраль тротуарларны чистарту өчен кышкы чорда предприятие карамагында 157 берәмлек техника бар, шуларның 136сы махсуслаштырылган. Колонналарда эшләү өчен 40 КАМАЗ һәм ЗИЛ бар (5,6 шәр машина).

Бозлавык белән көрәшү өчен 5 мең тонна елга комы һәм 900 тонна техник тоз сатып алынган. Тукталыш кырларын, борылышларны, тыкрыкларны, кайбер куркыныч тудырган участокларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.  Бозлавык белән көрәшү өчен юллар сыек реагент белән эшкәртеләчәк. Квартал эчендәге юлларны, йорт яны территорияләрен һәм тротуарларны, шәһәрнең торак оешмалары тарафыннан кар һәм бозны чистарту өчен 49 берәмлек кар чистарту техникасы әзерләнгән. Шулай ук экстремаль һава торышы очрагына кар чистарту техникасы бирү турында килешүләр төзелде.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 15:38