Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда WorldSkills Russia ярышларының төбәк этабы башланды. Ярышлар Яр Чаллы политехника көллияте мәйданчыгында узачак. «Металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча биш конкурсант һәм Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Яшел Үзәннән «Производствода команда эше» компетенциясендә биш команда катнашачак. Катнашучыларны сәламләргә бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. 

«Бу чемпионат безнең компетенциябезнең нинди дәрәҗәдә булуын, үзебезне дөнья белән чагыштырып карау мөмкинлеген бирә. Республика дөнья стандартларына якынаюга йөз тоткан. Җитди машина төзелеше егәрлеге булган сәнәгать шәһәре өчен дә, бу уку йорты базасында, этапларның берсе үтүе бик мөһим. Әлеге компетенцияләр ярышлар өчен генә кирәк түгел, алар сездә калачак. Алар сезгә тормышта конкурентлыкка каршы торырга этәргеч бирәчәк»,  – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Яр Чаллы политехника көллияте 2013 елдан WorldSkills International дөньякүләм стандартлары буенча конкурс хәрәкәтенә кертелде. Биш ел эчендә көллият студентлары WorldSkills форматындагы төбәк, милли һәм халыкара һөнәри осталык конкурсларында, талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча премия лауреатлары булдылар.

Наил Мәһдиев әзерләнә һәм ярышлар үткәрелә торган остаханәләрне карады. Конкурсны оештыручылар Яр Чаллының төбәк этабын уздыруга җитди әзерләнүен билгеләп үтте.

«Ярышлар киләчәк һәм китәчәк, ә җиһазлар кала. Безгә бу базада югары квалификацияле хезмәткәрләр һәм белгечләр әзерләргә кирәк. Планнар әйтелде: халык саны якын арада 600 меңгә кадәр булырга тиеш. Без 21 мең кешелек өстәмә рәвештә эш урыннарын үстерергә тиеш: КАМАЗда, безнең махсус территорияләребез – сәнәгать парклары, ТОСЭРда. Бары тик суыткычлар, кер юу машиналары, көнкүреш техникасы җитештерү буенча бер завод кына да 5000 хезмәткәр таләп итәчәк», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев көллиятнең ремонтланган бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне карады. Әйтик, элек гараж урнашкан бинаны авторемонт остаханәсе итеп ясарга планлаштыралар. Җиһазлар сатып алуга 16 млн сум акча бүлеп бирелгән, аукцион уздырылган инде. Көллият җитәкчелеге абитуриентларның әлеге белгечлек белән кызыксынуларын билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасында чемпионат 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр 83 компетенция буенча узачак. 2000нән артык конкурсант һәм эксперт – һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, предприятиеләр вәкилләре, төрле мәйданчыкларда ярышачаклар.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 11:34