Дүшәмбе, 27 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә «Кар бабайлар аллеясы» барлыкка киләчәк. 23 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә Җиңү паркының төп сәхнәсе янында шәһәр бәйрәме узачак, анда балалар һәм аларның әти-әниләре Кар бабай ясый алачак. Акцияне шәһәр Хакимияте ярдәме белән ProGorodChelny.ru порталы үткәрә.

Теләгән һәркем кардан чын сәнгать әсәрләре ясый, уңай эмоцияләр алу вакытны күңелле итеп үткәрә алачак. Һәр гаиләнең Кар бабайны ясау гына түгел, аны оештыручылар тәкъдим иткән махсус буяулар белән бизәп җибәрү мөмкинлеге дә булачак.

Шәһәр халкы иҗат иткән фигуралар шәһәрнең гомуми Яңа ел бизәлешенә гаҗәеп һәм гадәти булмаган өстәмә булачак. "Кар бабайлар аллеясы" акциясе анда катнашучыларга уңай кәеф бүләк итәр һәм чаллылыларга Яңа ел кәефе өстәр, дип билгеләп үтә оештыручылар.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 16:24