Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һәвәскәр гармунчыларның "Уйна, гармун!" бәйгесендә катнашу буенча гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Анда катнашырга Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм татар телен камил белгән 13-35 яшьлек гармунчылар чакырыла. 

Конкурста катнашучылар татар авторларының яисә татар халкының төрле характердагы 2 музыкаль әсәрен (җырлары, кушымталар, такмаклар, бию, халык музыкасы, автор җырлары, әсәрләрдән өзекләр) тәкъдим итәргә тиеш.  Шулай ук татар костюмында чыгыш ясарга яки киемдә татар милли киеменең элементы булу зарур. Чыгышларның гомуми озынлыгы 10 минуттан артык  булмаска тиеш.

Конкурс 28 февральдә 15:30да "Нур" яшьләр үзәгендә узачак. 

Гаризалар 26 февральгә кадәр mizgel1919@mail.ru адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 39-68-29.

Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 15:36