Мы в социальных сетях

РБК-ТВ шеф-редакторы Кирилл Токарев җитәкчелегендәге төшерү төркеме бүген Чаллыда эшли. Автокалага багышланган сюжет Россиянең моношәһәрләре турында махсус репортажлар циклында күрсәтеләчәк. Журналистлар инде BRANDSTEEL сервис металл эшкәртү үзәге презентациясендә булдылар. Программада шулай ук Haier суыткычлар җитештерү заводында һәм "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятендә булу каралган.

Хәзерге вакытта төшерү 41 нче мәктәптә алып барыла. Мәгариф учреждениесе буйлап экскурсия хезмәт кабинетыннан башланды: «Бездә балалар бик күп – бу сөендерә», – диде мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин әңгәмәсендә. – "Кешеләрнең безнең шәһәргә килү омтылышы зур. Мин моны гариза кабул иткәндә мәктәп директоры буларак күрәм. Кешеләр яшәү урынының сыйфаты буенча безнең шәһәргә өстенлек бирәләр, бирегә яшәү һәм эшләү теләге белән төрле төбәкләрдән һәм районнардан киләләр".

Журналистлар мәктәп җитәкчелеге белән генә түгел, каникуллар вакытында төрле проектларны өйрәнү белән шөгыльләнүче укучылар белән дә аралаша алдылар.

Моннан тыш, төшерү төркеме шәһәрнең башка социаль объектлары буенча да узачак: Яр Чаллы политехника көллияте, «Альбатрос» бассейны, Боз сарае, Орган залы һәм башкалар. Махсус репортажның чыгу вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез. Мәгълүмат шәһәр сайтында урнаштырылачак.

Сишәмбе, 26 март 2019, 12:18