Мы в социальных сетях

Агымдагы елдан башлап бакчачылык ширкәтләренә йөрү электрон социаль йөртү билетлары – ташламалы транспорт карталары буенча гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген матбугат очрашуында  журналистларга Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов сөйләде. Әгәр элек ташламаларга ия булучыларга айга алты тапкыр бару өчен талоннар бирелсә, хәзер йөрү саны чикләнмәгән: "Хәзер ташламалы юл йөрү хокукыннан барлык төр пенсияләрне алучы 20дән артык категория гражданнар файдалана ала", – дип ассызыклады Руслан Ибраһимов.

Маршрутлар саны элеккечә калды – алар 38. Расписание сайтта , шулай ук автотранспорт пунктларында урнаштырылачак. Кузгалып китү урыннары да үзгәрде. Болар: "Автостанция", "Тимерчелек заводы", "51 комплекс", "Кәгазьчеләр микрорайоны", "Мегастрой" һәм "Студентлар урамы" тукталышлары. 

Ташламалы социаль картаны  ГЭС бистәсенең 4/2/2 һәм Яңа шәһәрнең 17/11  адреслары буенча урнашкан матди ярдәм күрсәтү бүлекләрендә алырга мөмкин. Бердәм социаль йөрү билетын тулыландыру бәясе бер айга 486 сум тәшкил итә.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 09:46