Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында юл хуҗалыгы сыйфаты буенча лидерлар рәтендә булып чыкты. Әлеге мәгълүматлар Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүенә нигезләнгән. Исемлеккә шулай ук Казан, Мәскәү, Төмән, Вологда, Тула, Владимир, Грозный, Липецк һәм Смоленск шәһәрләре дә эләккән.

Тикшеренү кысаларында шулай ук юлларны ремонтлау сыйфаты буенча халыктан сораштыру үткәрелде. Шулай итеп, Чаллы халкы шәһәрдә үткәрелә торган юл полотносы эшләренең тизлегенә һәм сыйфатына уңай бәя бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспертлар мәгълүматлары буенча, эре һәм урта зурлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең нибары 25 проценты гына ремонтчыларның юлларны тиз һәм сыйфатлы итеп торгызуга тулысынча яки нигездә риза.

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 11:18