Мы в социальных сетях

Метеорологлар 21 һәм 22 майда Татарстан Республикасы территориясендә төнге сәгатьләрдә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр кырау көтелә, дип хәбәр итә. Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә 0..+5 градус, максималь һава температурасы көндез + 12..14 градус.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 13:27