Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Чаллыда алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты. Очрашу КФУ Инжиниринг үзәгендә узды. Ул сайлаучыларга үзенең эшчәнлеге турында сойләде, шулай ук  сорауларга җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, 26 майда Яр Чаллыда Бердәм алдан тавыш бирү көне узачак. Бу көнне республиканың барлык теләгән сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачак. Республика буенча барлыгы 460 хисап участогы ачылачак. Һәр сайлаучы ике бюллетень алачак һәм «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елгы сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак.

Чәршәмбе, 22 май 2019, 10:45