Мы в социальных сетях

Бүген бала карау буенча компенсация түләүләре системасын реформалаштыру турында киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев төбәк буенча яшь ярымнан өч яшькә кадәр бала карау буенча пособие күләмен арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Агымдагы елның апрелендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның Дәүләт Думасында ясаган чыгышы барышында безнең "Бердәм Россия" фракциясе пособиене арттыру зарурлыгы турындагы мәсьәләне күтәрде. Пособиенең күләме 1994 елда ук билгеләнгән иде һәм шуннан бирле бер генә тапкыр да артмады, ә бүген аз керемле гаиләләргә ярдәм итү механизмын әзерләү турындагы тәкъдим карауга тапшырылды. Әлеге пособие адреслы булырга һәм түләүләрне нәкъ менә мохтаҗ гаиләләр алырга тиеш».

Чәршәмбе, 19 июнь 2019, 09:39