Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Пантера" клубыннан яшь спортчылар Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетында булдылар. Алар өчен махсус экскурсия оештырылды. Экскурсовод ролендә Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Балаларга аңлаешлы формада шәһәр белән идарә итү системасы турында сөйләделәр, аларны "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлеге белән таныштырдылар, видеоконференция һәм пресс-конференцияләр уза торган залларны күрсәттеләр.

Башкарма комитетның архив бүлеге тарафыннан беренче катта оештырылган мобиль күргәзмә балаларда кызыксыну уятты – фотолар автокаланың үткәненә алып китәләр, ул еллардагы шәһәр тормышын, Сабантуйларның ничек узуын тасвирлыйлар. Экскурсия барышында балалар рәхәтләнеп фотога төштеләр, тарих белән кызыксындылар.

Төп залда экскурсиядә катнашучылар белән Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов очрашты, ул яшь спортчыларга рәхмәт сүзләре әйтте һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Һәркем залда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев өстәле артында фотога төште.

Барлык катнашучыларга да истәлек итеп, Яр Чаллы шәһәре сурәтләнгән календарьлар таратылды.


Сишәмбе, 25 июнь 2019, 16:54