Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне, шактый югары бәядән мәҗбүри тагу очракларының ешаюы турында хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карап була.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлылардан (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүне сорый.

Дүшәмбе, 1 июль 2019, 10:47