Мы в социальных сетях

Президент Указы нигезендә, 2019 елның 1 июленнән беренче төркем тумыштан инвалид һәм инвалид балаларны карау буенча айлык түләү арттырыла. Аның күләме ике тапкыр диярлек 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр артачак. Бу күләмдә түләү беренче төркем балачактан инвалид балаларның  ёщм инвалид балаларның ата-аналарына һәм уллыкка алучыларына, шулай ук аларның опекуннарына һәм попечительләренә бирелә. Калганнарга түләү элеккеге күләмдә бирелә, ул бүген 1,2 мең сум тәшкил итә.

Яңа күләмдә акча аны июль аеннан рәсмиләштерүчегә генә түгел, Татарстан Республикасында 9 мең кеше тәшкил иткән хәзерге файдаланучыларга да биреләчәк. Түләүләр арту, алар өчен гариза язмыйча да уздырылачак.

Бүгенге көндә шәһәрдә беренче төркем балачактан инвалид һәм инвалид саналган 1,3 мең баланы карау буенча 5,5 мең сум акча түләнә. Әлеге төр түләүләрне рәсмиләштерү өчен Пенсия фонды сайтында яки Пенсия фондының клиент хезмәте сервислары эшли торган шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәрге була.

Дүшәмбе, 1 июль 2019, 16:02