Мы в социальных сетях

8 июльдә «Sundale» пляж клубында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир старт ала. Уеннар эшче яшьләр арасында XVIII Спартакиада кысаларында уза. Оештыру комитеты предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең яшь хезмәткәрләрен ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларын турнирда катнашырга чакыра. Гаризалар oorm16@gmail.com электрон адресына кабул ителә. Башлана 18:00 сәгатьтә. Өстәмә мәгълүмат 57-08-70 телефоны буенча.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 09:23