Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "1 нче Постның иң яхшы сакчысы"  шәһәр конкурсында җиңгән 20 иң яхшы сакчы  белән очрашу узды. Укучылар Мәскәүдән кайтты, алар анда Александров бакчасында Билгесез солдат кабере янында Хәтер вахтасы сагында тордылар.

Яр Чаллы – Россиядә мәктәп укучылары Хәтер вахтасында сакта торучы бердәнбер шәһәр. «Иң яхшы пост сакчысы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр 2011 елдан башлап ел саен Александров бакчасында Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасында торалар.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 13:57