Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга «Саулык» сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Хөрмәтле кунак автокалада өстәмә белем бирү үзәген булдыру мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә кысаларында булды. Минтимер Шәймиевне шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин каршы алды.

Минтимер Шәймиев «Саулык» сәламәтләндерү комплексына килде, ул дүрт балалар лагерьыннан тора. Очрашу мәйданчыгы-сигез ел эшләми торган "Следопыт" лагере. Әлеге лагерь территориясендә өстәмә белем бирү үзәге урнашачак дип планлаштырыла. Ул Яр Чаллыда полилингваль белем бирү комплексы объектлары арасына керәчәк. Укыту өч телдә алып барылачак: рус, татар һәм инглиз телләрендә.

Кунаклар сәламәтләндерү комплексының балалар өчен корпусында һәм ашханәсендә булдылар.

Өстәмә белем бирү үзәге структурасына химия һәм биология, физика һәм астрономия лабораторияләре, 3Д-модельләштерү, шулай ук әдәбият, экология,театр, журналистика, психология, дизайн буенча остаханәләр кертелгән. Китапханәнең җиһазланышына аерым игътибар биреләчәк. Анда зур тизлекле интернет, күп эш урыннары, электрон китаплар, виртуаль факультетлар, санлы белем бирү ресурслары булачак.

«Ел әйләнәсендә үрнәк шәһәр читендәге мәгариф үзәген эшләргә кирәк. Без әле үзебез гаҗәпләнәчәкбез! Ачу өчен мөмкинлекләр бирергә кирәк. Барысы да безнең ничек өйрәтүебезгә бәйле. Без балаларның яңа буынын конкуренциягә каршы торучанлыкка әзерләргә тиеш. Республикада уку йортларын тәмамлаган һәм чит илдә уңышка ирешкән егетләр бар. Вакыт бара, укыту методикасы үзгәрә. Без артта калырга тиеш түгел. Дөнья бүген ачык һәм без бу дөньяда катнашучылар булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының Беренче Президенты. Минтимер Шәймиев Татарстанда полилингваль мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре булдыру инициаторы булды.

Үзәктә Яр Чаллы шәһәреннән генә түгел, якын-тирә шәһәрләрдән: Түбән Кама, Алабуга, Әлмәттән дә балалар белем алыр дип планлаштырыла.

Аннары киңәшмә узды, анда Минтимер Шәймиевка Яр Чаллыда полилингваль белем бирү учреждениеләренең комплекслы эше турында сөйләделәр. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кадрлар белән тәэмин итү эшенең ничек баруы турында сөйләде. Әйтик, агымдагы елның беренче сентябреннән шәһәр полилингваль комплекста (мәктәптә, балалар бакчасында, шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәгендә) эшләү өчен педагогларны сайлап алу һәм өйрәтү бәйгесен башлый. Хәзерге вакытта Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «күп телле укытучы» программасы тормышка ашырыла.

Дүшәмбе, 15 июль 2019, 16:02