Мы в социальных сетях

Эш бирүчеләргә 15 августтан да соңга калмыйча СЗВ-М формасы буенча хисап бирергә кирәк. Срокларын һәм хисап әзерләү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган: соңга калып җибәрелгән һәр иминләштерелгән зат өчен, дөрес булмаган яки бөтенләй тапшырылмаган өчен - 500 сум күләмендә штраф каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминиятләштерүче мәгълүматны электрон документлар формасында тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен дә штрафка тартыла. Финанс санкцияләре суммасы -1000 сум. Салынган штрафларны түләмәгән очракта түләтү суд чыгымнарын исәпкә алып суд тәртибендә башкарыла.

Ай саен хисап Россия Пенсия фондында исәптә торучы барлык эш бирүчеләр тарафыннан да тапшырыла. Хисапны барлык хезмәткәрләр өчен дә, шул исәптән хезмәт хакы түләнелми торган ялда булучы, декрет яки бала карау буенча ялда булучылар өчен дә тапшыру зарур. Моннан тыш, гражданлык-хокукый килешү төзелгән затлар турында да хисап тотарга кирәк. Чаллыда пенсия фонды ай саен 13 меңнән артык иминиятләштерүченең хисапларын кабул итә.

Россия Пенсия фонды идарәсе барлык иминиятчеләргә, хисапның соңгы көнен көтмичә, хезмәткәрләрнең санына бәйсез рәвештә, телекоммуникацион элемтә каналлары аша отчетлар җибәрергә тәкъдим итә.  СЗВ-М формасы  үз эченә алган мәгълүматлар: ФИО, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), ИНН.

Барлык сораулар буенча иминиятчеләр 30-42-42 телефоны буенча РПФ идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Дүшәмбе, 12 август 2019, 13:17