Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Евдокия Петровна Майер үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Сармаш Баш авылында, ТАССРның Зәй районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәп өйдән берничә километр ераклыкта була, Евдокия Петровна башлангыч белем ала алмый. Сугыш башлана, аңа бала чактан колхозда авыр эшләрдә эшләргә туры килә. Сугыштан соң ул Чиләбе өлкәсендә, аннан Казанда яши һәм эшли. Төрле эшләрдә йөри: йөк төяүче дә, төзелештә дә. Кемерово өлкәсендә кияүгә чыга, бәхетле никахта дүрт бала  туа. Яр Чаллыга 1951 елда күчеп килә. Анда пилорам заводында эшли. Хәзер Евдокия Петровнаның күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары бар. Юбиляр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов котладылар.

Алабуга районының Күклек авылында яшәүче Шәргия Гайсинага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Күклек авылы колхозында эшли. 1952 елда гаиләсе белән Морт авылына күчеп, пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе була. 2017 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченә. Шәргия Гайсина биш бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Минзәлә районы Яңа Маҗын авылында туган Мария Владимировна Чибиревага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Мария Владимировна Яңа Маҗын авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Мария Владимировна шунда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Башкортстанның Октябрьский шәһәренә күченә, анда тире-венерология диспансерында бүлек хуҗабикәсе булып эшли. 1962 елда гаиләсе белен Башкортстан Республикасы Приютово поселогына күчә, анда пенсияге чыкканчы медицина учреждениесенде эшли. 2015 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Мария Владимировна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Котлауларга шәһәр Советы депутатлары Эльдар Әминов, Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисләре Людмила Калачева, Елизавета Глухова да кушылды.

Чәршәмбе, 14 август 2019, 13:02