Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге заман сәнгате һәм туган якны өйрәнү буенча «Камадагы әкиятләр» шәһәр фестивале икенче тапкыр Яр Чаллыда узачак. Быел фестивальнең үзенчәлеге шунда ки, аңа дүрт арт-резиденция – график репортаж, урам театры, Чаллы дизайны һәм документаль анимация тәкъдим ителә. 

Ике атна дәвамында һәр резиденциядән 20 кеше, чакырылган экспертлар белән шөгыльләнде һәм билгеле бер продукт эшләде. Игътибар үзәгендә – Чаллы булды. Резидентларның эшен президент грантлары фонды хуплады. Башкарылган эш нәтиҗәләрен шәһәр халкы 18 нче августта Азатлык мәйданында бәяли алачак.

«Без шәһәребез турында нәкъ менә сәнгать ярдәмендә сөйләргә тырышабыз. Безнең өчен ул уникаль, аның гадәти булмаганлыгы нидә, ни өчен монда калырга һәм яшәргә кирәк», – дип сөйләде журналистларга чараны оештыручы, «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы җитәкчесе Виктория Штанке.

Чаллылылар яратып өлгергән геогөмбәз фонтан тирәсендә җыелачак. Анда Чаллы башкаручылары һәм "рок мәктәбе" укучылары чыгыш ясаячак сәхнә урнаштырыла. Ә кичә ахырында фестиваль кунаклары өчен танылган Татарстан коллективы – «Yummy music» һәм Рәдиф Кашапов, Abadeli төркеме җырчысы һәм вокалчысы Адилә Әхмәтова, шулай ук «Taraf» төркеме чыгыш ясаячак.

Күзәтү мәйданчыгы районында резиденция эш нәтиҗәләренең күргәзмә зонасы урнашачак, анда, шул исәптән, чаллылылар шәһәр белән бәйле эксклюзив сувенирлар сатып ала алачак. "Камада әкиятләр" фестивале 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Кичә урам киносы фестивале белән тәмамланачак.

Пәнҗешәмбе, 15 август 2019, 14:27